Якшәмбе, 2024-05-05, 8:08 PM
Приветствую Вас Гость | RSS

Йөзмөхәммәтова Динә Шәриф кызы сайты

"Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"нең югары категорияле 
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 103
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Цитаталар дәфтәре

Ризаэддин Фәхреддиннең мәңгелек тәрбия тәгълиматлары

  • "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас".
  • "Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия - иң кирәкле эш булачактыр".
  • "... Тәрбия - акрынлык вә тәртип белән камиллек булдыру димәктер..."
  • "Кеше булу өчен гыйлем белән күркәм холык кирәктер, һәм боларны бер-берләреннән аеру дөрес булмас".
  • "Һәр адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен-үзе тәрбияли ала".
  • "Бала тәрбияләү ананың гаиләдәге генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора".
  • "Тәрбияле ана - бетмәс-төкәнмәс хәзинәдер. Бик ярлы өйдә тәрбияле ана булса, ул олуг байлык булып санала".
  • "...Халыкның яхшы вә усал булуында күп вакытта аналарның да катышы буладыр..."
  • "Гүзәллеге белән мактанучы хатын гүзәл түгелдер, бәлки тәрбияле хатын гүзәлдер".
  • "...Йөзләрчә адәмнәрнең көче җитмәгән бер хезмәтне - күркәм холык камил кылыр. Маллар белән сатылып алынмаган хәтерләр гүзәл холык белән алыныр..."
  • "Гүзәл холыкларның иң гүзәле - гаделлектер. Гаделлек ияләре - һәр максатның юлынча барырлар вә һичкемгә таш атмаган хәлдә теләкләренә дә иркен вә тугры барып ирешерләр..."
  • "...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса, мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер".

    Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле ана” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы

    Тәрбияле аналарның балалары күп вакытта яхшы вә тәрбияле буладыр. Бозык вә тәрбиясез аналарның балалары күп вакытта усал вә тәрбиясез булалар. Тәрбияле аналар – бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәттер.

  • Тәрбияле аналар балаларының һәр эшләрен гадәткә салырлар. Вакытлы имезерләр, вакытлы  йоклатырлар, вакытлы уятырлар.
  • Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар, чөнки балаларны үз анасы кадәр һичкем тәрбияли алмас. Шулай ук, биш яшь булмастан элек, шәфкатьле аталар да аналар кадәр була алмаслар.
  • Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларының хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар.
  • Тәрбияле аналар үзләренең йөрү, тору, кыйланмышлары белән балаларына һәркайчан күчергеч вә үрнәк булып торырлар.
  • Тәрбияле аналар балаларына ялган сүз әйтүдән сакланырлар, әгәр дә әйтергә ярамаган нәрсәләрне сорасалар, ул чагында берәр төрле юл табып оныттырырлар.
  • Тәрбияле аналар балаларына акырып, җикереп кычкырмаслар, әмма һич тә сукмаслар. Чөнки тәрбияле аналарның балалары андый эшләрне кылмаслар, аналары әүвәлдән белеп сакларлар, ничек булса да чарасын табып, орышырга тиеш булырдай эшләрне балаларыннан кылдырмаслар.
  • Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә иң гайрәтле кеше итеп танытырлар. Шуның өчен кирәк вакытта, балаларын аталары белән куркытырлар. Ләкин балаларының гаепләрен үзләре алдында һич тә аталарына әйтмәсләр.
  • Тәрбияле аналар үзләренең кызларын сафлыкка, җыйнаклыкка гадәтләндерү өчен бигрәк тә тырышырлар.
  • Тәрбияле аналар җиде яшьтән үткән балаларны көндез йокламаска вә кичен ашаганнары сеңмәстән элек йокламаска гадәтләндерерләр.
  • Тәрбияле аналар күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр.
  • Тәрбияле аналар балаларының сәламәт вә исән булулары өчен һәркайчан игътибар итеп торырлар. Шуның өчен өй эчләрен пычрак нәрсәләрдән, бозык һавадан, әшәке исләрдән, чүпләрдән, юешлекләрдән сафландырып торырлар.
  • Тәрбияле аналар балаларын үзебездә, күбрәк халык арасында булган – һәр көн дә ике чәй, бер аш гадәтенә акрын-акрын өйрәтерләр. Ләкин ач карынлы балаларга җиләк, алма, әфлисүн, кыяр кебек нәрсәләрне ашатмаслар.
  • Тәрбияле аналар ачыкмастан элек ашамауны, туймастан элек туктауны балаларда гадәтләндерерләр. Ашказанының сәламәт торуы өчен шушы гадәт – беренче сәбәптер.
  •  Тоташтан утырып яки ятып тору никадәр зарарлы булса, йөрү вә эшләү – адәм баласы өчен шулкадәр файдалыдыр. Тәрбияле аналар балаларын йөртерләр, көчләре җиткән кадәр эшләтерләр.
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДшСишЧшмПнҗҖмШмЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2024
uCoz