Якшәмбе, 2024-05-05, 11:11 PM
Приветствую Вас Гость | RSS

Йөзмөхәммәтова Динә Шәриф кызы сайты

"Кукмара 4 нче номерлы урта мәктәбе"нең югары категорияле 
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сораштыру
Оцените мой сайт
Всего ответов: 103
Статистика

Онлайн: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0

Үзем турында сүзем

    Мин, Йөзмөхәммәтова Динә Шәриф кызы, Татарстанның гүзәл бер почмагы – Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында туып үстем. Башта авылымдагы мәктәпне, аннары В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт университетының "Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты"н тәмамлагач, язмыш сукмаклары мине Кукмарага алып килделәр. 2000нче елда Кукмараның иң алдынгылар рәтендә баручы 4 нче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаштым. Шуннан бирле укучыларны ана телебезнең серләренә өйрәтәм, күңелләрендә татар теленә мәхәббәт хисләре тәрбиялим.

     Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Укучыларымда кешелеклелек, шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек сыйфатларны Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша тәрбияләргә тырышам. «Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә таянып укучыларда милли үзаң тәрбияләү» дигән методик тема өстендә эшлим. Бүген язучының “Нәсыйхәт”е, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”ләре – минем өстәл китапларым. Һәр дәресемдә мин аларны яратып кулланам һәм үзем көткән нәтиҗәләргә ирешәм.Үз хезмәтемне тырышып, һәрчак намус белән башкарырга тырышам. Дәресләрдә һәм тәрбия сәгатьләрендә балаларны кызыксындырырдай эш төрләре сайлауга җитди игътибар бирәм. Мәсәлән, экскурсияләр; үз шәхесе белән балаларга үрнәк булырдай өлкән буын вәкилләре, эшлекле, күренекле затлар белән очрашулар; виртуаль әңгәмәләр; кинотеатрларга культпоходлар һ.б. оештырам. Эшләгән эшләремнең нәтиҗәләре булып, укучыларымның уңышлары тора. Алар мәктәп, район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар, төрле дәрәҗәдәге район һәм республика бәйгеләрендә җиңүләр яулыйлар. Хезмәттәшләрем белән дә эш тәҗрибәмне бик теләп уртаклашам. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының метод берләшмәсен җитәклим.

     Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә. Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!.. 

 

Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Май 2024  »
ДшСишЧшмПнҗҖмШмЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Copyright MyCorp © 2024
uCoz