Фасылларның бар һәммәсе:
Кышы, язы, җәй, көзе
Һәркайсы үзенчә матур,
Һәрберсенең үз төсе.
Язын кайта күчмә кошлар
Чыгаралар балалар
Үскәч алар басуларны
Корткычлардан сагалар.
Катнаш урманнарда үсә
Имән, өрәңге, каен
Җиләк, бөрлегән җыябыз
Ямьле җәй килгән саен.
Көзен чикләвек өлгерә
Иген уңа басуда,
Гөмбәгә йөгерә халык
Тырысын алып кулга.
Туңдырып бөтен дөньяны
Туздырып бураннарны
Кыш айлары килеп җитә
Яудырып ап-ак карны.
Искиткеч гүзәл табигать
Кочагында бик рәхәт.
Саклыйк, дуслар, табигатьне,
Әйтик аңа мең рәхмәт.
|