Шагыйрь сыман мин дә язар идем,
Шигырь язу булса талантым,
Кошлар кебек очып китәр идем,
Иңнәремдә булса канатым.
Бар җиһанны нурга төрер идем,
Кояшка тиң булса кодрәтем,
Караңгыда юлчы булыр идем,
Ай шикелле булса куәтем.
Җиргә яңгыр булып явар идем,
Көчем булса бөдрә болыттай,
Саф пакьлеккә җирне күмәр идем,
Чәчкә атсам ап-ак шомырттай.
Җир шарын бер үбеп кочар идем,
Кочагыма сыйса берьюлы,
Бәхет, сафлык учлап чәчәр идем,
Әгәр булса аның орлыгы.
|