Яз аенда аккан ташкын сыман
Ярсып кердең дә син күңелгә,
Гомерлеккә диеп урын алдың
Йөрәгемнең иң-иң түрендә.
Кабат килгән язлар яңартса да
Йөрәгемнең ярсып тибүен,
Юшкыннары теләмидер һаман
Чит-ятларны уйлап сөюен.