Әниемнең чәчләренә көмеш кунган,
Күңеленә авыр булып сагыш тулган,
Елый-елый арып беткән күзкәйләре,
Кечерәеп сулып калган йөзкәйләре.
Бик сагына әтиемне ул иртә-кич,
Таба алмый күңеленә тынычлык һич.
Туңа үзе, иңнәренә салса да шәл,
Әтием юк яннарында, бигрәкләр жәл.
Тырышсак та хәл белергә кайтырга еш,
Күңелендә әниемнең барыбер кыш.
Әтиемне алыштырып булмый икән,
Белмисезме: башка дәва юкмы икән?
|