Статистика
Онлайн: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|
Статьялар
Сагыну хисе
Язмыш ташлады
Ерак җирләргә,
Туган илләрем
Калды читләрдә.
Сагыну хисе
Ташый йөрәктә,
Булмый, ичмасам,
Аны көрәп тә.
Тәрәзәләргә
Карыйм сагынып
Очып китәмен
Канат кагынып.
Хыял канатым
Бер дә армыйдыр
Хисләр ташкыны
Шашып ярсыйдыр.
Мизгел эчендә
Кайтып җитәмен,
Болыннар буйлап
Чабып китәмен.
Якты кояшны
Гүя сәламлим,
Яшел чирәмгә
Ятып тәгәрим.
Чәчкә кырларын
Алам кочаклап,
Басу юлларын
Үтәм уйнаклап.
Көмеш суларга
Кереп чумамын
Тәнемә дәва
Алып чыгамын.
Тау итәгендә
Җиләкләр җыям,
Какы, кузгалак
Тәмнәрен тоям.
Караңгы төндә
Ай булып янам,
Алсу таңнарда
Чык булып тамам.
.........................
И, язмыш, нигә
Аердың мине
Туган илемнән,
Сөйгән җиремнән?
|
Категория: Иҗатым | Добавил: dina-211175 (2016-09-22)
|
Просмотров: 730
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
| | |