Бөек Тукай! Сиңа эндәшәм,
Тирәбездә яндырсаң да шәм,
Табып булмый синдәй шагыйрьне,
Шигырьләрең өзә бәгырьне.
Һәрбер шигыреңне кабат-кабат
(Сөйгәнемнән килгәнмени хат)
Укыймын да ләззәт аламын,
Хисләр дөньясына таламын.
“Туган тел”ең аша телне сөям,
“Туган авыл”ыңда мин көям:
Тау башына салынган авылыңны
Үз авылым итеп мин тоям.
Барып кайтам, утрып “Пар ат”ыңа,
Казандагы данлы Печән базарына,
Кисекбашның кереп хәлләренә
Төшеп менәм Кабан төпләренә.
“Сабыйга”ңны укып, җен-убырның
Белсәм дә мин һич тә юклыгын,
Шүрәленең бармакларын тоям,
Су анасы булып йөгерәм...
“Киңәш”еңне тотып саклыймын сер,
Күз яшьләрем юар әле, серемне бер.
“Эш”ең аша эшкә бирәм күңелемне,
Кояш кебек балкытырга йөзләремне.
Бөек Тукай! Шигырьләрең белән
Тулган китапларым киштәсе,
Чөнки алар һәрчак минем өчен
Мәңге бетмәс илһам чишмәсе.
|