Мин бит сиңа тудым, синең өчен,
Синең өчен килдем дөньяга,
Синең өчен, мәхәббәтең өчен
Яшәдем һәм яшим һаман да.
Синең өчен өзәм чәчәкләрне,
Синең өчен җырлыйм җырларны,
Синең өчен, бары синең өчен
Язам, бәгърем, шушы юлларны.
Тәүге тапкыр сине күргән чакта
Мәхәббәтем диеп уйладым,
Һәм булдың да... Әмма синең өчен
Мин мәхәббәт була алмадым.
Сине яратканга үкенмим мин
Шуңа да син тәүге мәхәббәт,
Әрәм булды чиста хисләр димим,
Ләкин әйтмәм сиңа зур рәхмәт.
Килер, бәлкем, беркөн, шул вакытта
Изге мәхәббәтне аңларсың,
Сиңа булган якты хисләремне
Аяк асларыңа салмассың.
Шул көннәрнең килүенә мин ышанам,
Чөнки тәкъдир шулай язган күк,
Шуны уйлап, ләззәт эчендә янам,
Тоела: килерсең кебек бүген үк.
Бары синең өчен тудым бит мин,
Синең өчен килдем дөньяга
Синең өчен, мәхәббәтең өчен
Яшәдем һәм яшим һаман да.
|