Тәүге сөю,
Көмеш судай саф син,
Аклык, пакьлек белән киләсең,
Йөрәкләрне чын тойгылар белән,
Ихлас хисләр белән төрәсең.
Тәүге сөю,
Нинди самими син,
Елмаючан, көләч, сөйкемле,
Кояш нурын күреп сөенүче
Бишектәге сабый шикелле.
Тәүге сөю,
Нинди хыялый син,
Уйлар диңгезенә чумасың,
Кайчакларда болытларга менеп,
Йолдызларга хәтле кочасың.
Тәүге сөю,
Чакырмыйча гына,
Хат-хәбәрсез килеп җитәсең,
Тәүлегенә егерме дүрт сәгать
Уйланырга мәҗбүр итәсең.
Тәүге сөю,
Сине тою белән
Һәр күздә дә очкын кабына.
Йөрәк бары уйлый синең хакта,
Бары сиңа гына табына.
|