Гүзәл туган җирем, Кукмарам,
Синнән артык күпне сорамам,
Бирче миңа канат очарга,
Йолдызларны барып кочарга.
Җанымда бар тирән бер ярам –
Араларны ничек өзәргә,
Аерылуга ничек түзәргә?
Сагынырмын, читтә торалмам,
Сабыр канатларым тыялмам,
Бер кайтырмын әле, түзалмам.