Кем тырыша, бөтен көчен куя,
Бар күңелен бирә укуга,
Ял сәгатен һич озакка сузмый,
Һәм мөкиббән китми йокыга,
Өй эшләрен аңлап эшләп куя,
Кул селтәми китап укуга,
Укытучының авыр соравыннан
Беркайчан да калмый куркуга,
Аңламаса, итагатьле итеп
Җавап ала белә сорауга,
Ә соңыннан яхшы гына итеп
Аңлата да белә унауга,
Шул акыллы була, белемле,
Укымышлы, көчле, зиһенле...
Булыр өчен тирән гыйлемле,
Дустым, укы, ярат белемне!
|