Кем рәнҗетми кечеләрне,
Өлкәнгә ярдәм итә,
“Мин”, “мин” дип кәперәйми,
Дусларын хөрмәт итә,
Каршы дәшми, ялганламый,
Дөресен сөйли һәрчак,
Гафу итә, үч сакламый,
Сер саклый белә озак,
Шул күркәм холыклы була,
Тәрбияле, әдәпле...
Син дә, дустым, булсаң иде
Шундый матур гадәтле!..