Тукай шигырьләрен укыймын да
Күңелемә алам юаныч.
Тормышымда һәрчак минем өчен
Бу шигырьләр ныклы таяныч.
Рухым байый шигырьләре аша,
Көчем арта, йөрәк җилкенә,
Күңел өметләнә зур эшләргә:
Көрәшергә милләт иркенә.
Пакьләндерә керле күңелләрне,
Сафландыра бозык холыкны,
Тукай шигырьләрен укучылар
Булалардыр күркәм холыклы.